Өлешкә кереп торак төзүдә алданганнарга бәйле проблеманы хәл итү һәм киләчәктә бу төр хокук бозуларга юл куймас өчен, Татарстанда чит илләр тәҗрибәсе өйрәнелә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада “өлешче”ләргә бәйле проблема бүген иң җитди һәм катлаулы мәсьәләләрдән санала.
“Бу проблемалар хәл ителә, әмма өлешкә кереп фатир төзүчеләргә кагылышлысы теләгән темп белән түгел: алар тиз генә хәл ителә дә алмый. Безнең бурыч – эшне ахырына кадәр җиткерү. Шул ук вакытта киләчәктә бу төр хокук бозуларны булдырмау да бик мөһим”, – диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
Өлешкә кереп торак төзетүне тыйсак, ничәмә-ничә кешене торакка ия булу мөмкинлегеннән мәхрүм итәчәкбез, дип мәсьәләнең икенче проблемалы ягына игътибарны юнәлтте ул.
ТР Премьер-министры фикеренчә, хәзерге вакытта бу төр проблемалы хәлләргә нокта кую мөмкинлеге биргән механизмнарны гамәлгә кертү зарур. Шулардан берсе, әйтик, Европа берлеге илләренең күбесендә гамәлдә булган өлешләп түләү системасы. Бу очракта кеше төзелеш компаниясенә дә, подрядчы оешмага да түгел, ә, мәсәлән, Германиядәге кебек, нотариуска түли. Фундамент салындымы – акча түләнә, торак йорт тартмасы барлыкка килдеме – янә түләнә, тәрәзәләр куелгач – кабат акча күчерелә һәм алга таба шулай дәвам итә. Бу әлеге проблеманы хәл итүнең бер юлы булырга мөмкин, дип билгеләп үтте Илдар Халиков.