Илдар Халиков Кукмарада яңа торак йорт ачылышында катнашты

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстанның Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кысаларында, социаль ипотека һәм авария хәлендәге тузган торактан кешеләрне күчерү программалары буенча сафка бастырылган 21 фатирлы торак йортны рәсми ачу тантанасында катнашты.

Илдар Халиков Кукмарада елдан-ел урамнарның танымаслык булып үзгәреп, яңа йортлар калкып чыгуын билгеләп узды. "Район җан башына торак төзү күрсәткечләре буенча республикада алдынгыларның берсе булып тора. Һәрвакыт шәхси йортлар күпләп пәйда була. Бер 10 елга артка әйләнеп кайтсак, бүген ул бөтенләй яңа район", - дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы.

Аның әйтүенчә, элек бу урында буп-буш кыр булган булса, хәзер инде матур йортлардан гыйбарәт, бөтен уңайлыклары тудырылган микрорайон пәйда булды. Илдар Халиков әлеге йортларның ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелүен, башка субъектларда мондый махсус фондның булмавын искәртте. Ул узган елда гына да фонд хисабына 350 мең кв. м торак төзелүен хәбәр итте. "Рәхәтләнеп, уңайлыкларны тоеп, бары тик күңелле яңалыклар ишетеп, кунакка йөрешеп яшәргә насыйп булсын", - дигән теләкләрен юллады Илдар Халиков өй туен билгеләп үтүчеләргә. Ул район хакимиятенә, төзүчеләргә рәхмәтен ирештерде, Кукмараның торак төзелеше өлкәсендә алдынгы булып калуын теләде.

Алга таба ТР Премьер-министры өченче чакырылыш Кукмара муниципаль районы советының алтынчы сессиясе эшендә катнашты. Көн үзәгендә  “Кукмара муниципаль районының 2015 елда социаль – икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлары турында”гы  мәсьәлә булды.

Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев җирлектә күптөрле программалар буенча торак төзелүен билгеләп, бу йортта авария хәлендәге торактан күченгән кешеләр яшәячәген шәрехләп узды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Премьер-министр Илдар Халиковка рәхмәтен ирештереп, киләчәктә дә куелган бурычларның үтәләчәгенә ышаныч баглады.

Капиталь ремонт буенча төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында тугыз күп фатирлы йортта ремонт эшләре башкарылган. Программалар нәтиҗәсендә 559 граждан үзләренең торак шартларын яхшырткан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International