Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Ветераннар өчен төзелә торган һәр йорт буенча мәгълүмат булырга тиеш”
2010 елның 22 июне, сишәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен йортлар төзү белән шөгыльләнүче Татарстан муниципаль районнары һәм республика ведомстволары җитәкчеләре һәр йорт буенча даими оператив мәгълүмат белән тәэмин ителергә тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетында үткәргән киңәшмәдә белдерде.
Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Ясько белдерүенчә, хәзерге вакытта 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан 8283 ветеран бар, торак сайлау буенча 7723 кеше килешү төзегән. Шул исәптә 2626 ветеран Дәүләт торак фонды аша фатир алырга риза булган, 858 кеше – Баш инвестицион-төзелеш идарәсе аша. 4239 ветеран фатирларны ирекле базарда сатып алырга ниятли. Дәүләт торак фондына ветераннардан 2,143 млрд. сум акча кергән инде, Баш инвестицион-төзелеш идарәсенә 708 миллион сум күчерелгән.
Ветераннар өчен билгеләнгән фатирлар булган барлык йортларда да төзелеш эшләре алып барыла, дип белдерде Андрей Ясько. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков төзелеш, аритектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан һәр йорт буенча төгәл мәгълүмат таләп итте. “Сездә һәр район, һәр йорт буенча мәгълүмат булырга тиеш. Әгәр 124 фатирлы йортта бер генә фатир ветеран өчен булган очракта да, без бу йортның төзелешен контрольдә тотарга тиеш”, - дип ассызыклады И.Халиков. ТР Премьер-министры фикеренчә, төзелеш тәмамлануын чагылдыручы актуаль күрсәткечләрнең берсе - акчаларны үзләштерү. Моннан тыш, һәр йортның төзелеш графигы булырга тиеш. ТР Премьер-министры Дәүләт торак фонды һәм Баш инвестицион-төзелеш идарәсенә дә шундый таләп куйды.
Илдар Халиков подрядчы оешмалар алдында финанслау проблемасы юк, диде. “Төзүчеләргә бары акчаларны үзләштереп бетерергә кирәк һәм калган акча бүленеп биреләчәк”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры. Баш инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе Рәшит Нуруллин үз чиратында ведомство подрядчылардан атна саен башкарылган эш буенча актлар кабул итәргә әзер, дип белдерде.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы видеоконференция режимында ветераннар өчен торак төзелеше буенча сораулары булган 6 район башлыгы хисапларын тыңлады. Премьер-министр район башлыкларының игътибарын бюрократик процедураларны үтүне тизләтергә кирәклегенә юнәлтте. “Дәүләт безгә ветераннарны торак белән тәэмин итү мөмкинлеге бирде, акча белән тәэмин итте. Без бу мөмкинлектән файдаланырга тиеш”, - дип белдерде И.Халиков.
Премьер-министр төзелә торган торакларның сыйфат мәсьәләсен дә кузгатты. Татарстан Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, кыска вакытка карамастан, норматив таләпләрен үтәүне һәм сыйфат ягына катгый контрольгә куярга кирәк.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз