Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе академигы Абел Аганбегян белән очрашты

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе академигы Абел Аганбегян белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар  департаменты җитәкчесе Александр Белов катнашты.

Яклар киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты, агымдагы икътисадый вәзгыятькә карата үз уйларын уртаклашты. 

Искәртәбез, күренекле икътисадчы, академик Абел Аганбегянның элек тә Казанга берничә мәртәбә килгәне бар, ул вакытта академик Россияне социаль-икътисадый үстерү темасына К(И)ФУда лекцияләр укыган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International