Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2016 елның гыйнвар аенда гражданнардан торак-коммуналь күрсәтүләр буенча 1502 мөрәҗәгатьләр анализын Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин тәкъдим итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, ТКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр сыйфатын яхшырту өчен 2016 елның гыйнвар аенда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә анализ ясалган.
Барлыгы 1502 мөрәҗәгать кергән, ә 2015 елның гыйнварында 1503 мөрәҗәгать булган. Бу мөрәҗәгатьләрдә 1983 мәсьәлә күтәрелгән.
Мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше – 914се (ягъни гомуми санның 46%ы) – күп фатирлы йортларда уртак мөлкәтне тоту хакында, 581 мөрәҗәгать (29%ы) торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү темасына кагыла, 257 мөрәҗәгать итүче (13%ы) коммуналь хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатсыз булуына зарлана.
Коммуналь хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатсызлыгы һәм капиталь ремонт кирәклеге, шушы ремонтның сыйфаты буенча мөрәҗәгатьләр гомуми санның 3-5%ын тәшкил итә.
Идарәче компанияләр эшчәнлеге белән канәгать булмаганар саны – 28 (ягъни барлык мөрәҗәгатьләрнең 1%ы).
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры шулай ук торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләрне җыю темасын да кузгатты.
Халыкның торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү алу дисциплинасын мониторинглау күрсәткәнчә, соңгы елларда ел башында түләүләр кими, ә икенче яртыеллыкта җыю проценты арта, диде Ирек Фәйзуллин.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов түләүләрне җыюга җитди игътибар бирергә кушты.