Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Казан" агросәнәгать паркы эшчәнлеге турында хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Марат Әхмәтов искәрткәнчә, "Казан" агросәнәгать паркы ачылганнан бирле 2,5 ел узган.
Узган 2015 ел әлеге сәүдә мәйданчыгының уңай финанс нәтиҗәләрен күрсәтте.
Агропаркның еллык товар әйләнеше 1,1 млрд. сум тәшкил итте (бу 2014 ел белән чагыштырганда өч мәртәбә артык), сатылучы товарлар ассортименты - 20 мең. Агропаркта узган елда 3,2 кеше булган (2014 елдан 1,3 кат арткан), биредә 261 резидент эшли, барлыгы 700 эш урыны булдырылган.
2015 елда энергияне нәтиҗәле файдалану программасы гамәлгә ашырылды, бу энергия ресурсларына чыгымнарны 15 %ка киметергә ярдәм итте.
Өстәмә керем алу өчен өстәмә мәйданнарны реконструкцияләү эше үткәрелде.
2015 елда Агропарк администрациясе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен җәлеп итү буенча эшне активлаштырды, шул исәптән читтә очрашулар үткәреп.
"Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләребез сәүдә итү нокталарын бүлгәндә сатып алучылар трафигы иң күп булганнарга өстенлекле хокукка ия, - диде Марат Әхмәтов. - Даими рәвештә сатырга мөмкинлеге булмаганнарга бер көнлек сату итү урыннары каралган. Ял көннәрендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арендага түләмичә ярминкәләр мәйданчыгында сата ала".
Кертелүче продукциянең сыйфатына аеруча игътибар бирелә, дип ассызыклады ТР авыл хуҗалыгы министры, комплекстагы ветеринар лаборатория Казанда иң алдынгыларның берсе, бу бары югары сыйфатлы продукцияне генә сатарга мөмкинлек бирә.
Агропаркта булган 8 җитештерү мәйданчыгыннан җидесен сафка керттеләр. Биредә кош итен эшкәртү, икмәк һәм кондитер продукцияләрен җитештерәләр. 2015 елның дүртенче кварталында импортны алыштыру кысаларында колбасалар һәм ярымфабиркатлар җитештерү буенча цех ачылды, яшелчә һәм бәрәңге эшкәртү линиясе эшләтеп җибәрелде.
Акропаркның сәүдә залларының 90 % файдаланышта, 100 %ка склад бүлмәләре тутырылган.
Агропарк кунакханә комплексы да керем китерде, анда 8 мең кеше кунып калган.
Агропарк мәйданчыгы социаль әһәмияткә ия чараларны уздыру өчен дә кулланыла: "Хәләл" II республика ярминкәсе, "Безнең марка" фестиваль-конкурсы, республика мәгариф оешмалары катнашында ярминкә.
2016 елга алдынга бурычлар арасында - ит һәм яшелчә эшкәртү күләмен арттыру, фермерлар продукциясе ассортименты һәм күләмен арттыру, республика продукциясе күләмен арттыру.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгына Россия һәм чит илләр тәҗрибәсен "Казан" агропаркы мәйданнарында куллану мөмкинлеген өйрәнергә кушты. Ул аеруча ассызыклаганча, Агропаркның бөтен мәйданчыклары да максатчан характерларын саклап калырга тиеш.