Татарстан Президенты Токиода берничә очрашу үткәрде

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токио шәһәренә эш визиты кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды. Искәртик, Япониягә Рөстәм Миңнеханов РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында "Сәүдә-сәнәгати әңгәмә: Россия - Япония" бизнес-миссиядә катнашу өчен килде. 

Беренче очрашу "Станкопром" АҖ җитәкчесе Дмитрий Косов белән үтте. Компания "Ростех" дәүләт корпорациясе составына керә. Холдингның җитештерү комплексы дүрт юнәлеш буенча эшли: фәнни тикшеренүләр, станоклар төзү, җиһазлар җитештерү, коммерция һәм инжиниринг. 

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Косов Татарстан Республикасының "Станкопром" компаниясе белән хезмәттәшлек итү өчен перспектив юнәлешләр турында сөйләштеләр. Алар арасында - Татарстан компанияләренең җиһазларны алыштыру.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов «Тойо Инжиниринг Корпорейшн» компаниясе президенты Кийоши Накао һәм «Мицуи» корпорациясенең идарә директоры Икуо Касама белән очрашты. Татарстан территориясендә «Мицуи» компаниясе белән берлектә "Казаноргсинтез", "Түбән Кама нефть химиясе" һәм "ТАИФ" компанияләре белән берничә проект гамәлгә ашырылган. «Тойо Инжиниринг Корпорейшн» 2012 елда "ТАИФ-НК" ААҖнең авыр калдыкларны тирән эшкәртү комплексын урнаштыру өчен җиһазлар китерде. 

Яклар компанияләрнең Татарстанда хәзерге вакытта гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләштеләр һәм алга таба хезмәттәшлек юлларын билгеләделәр. 

Аннан Татарстан Президенты «Фуджицу» компаниясе генераль директоры киңәшчесе Нобухико Сасаки белән очрашты. Искәртик, әлеге корпорация катнашында Казанда берничә ел элек Аутсорсинг үзәге булдырылды (Global Delivery Center).

Рөстәм Миңнеханов һәм Нобухико Сасаки югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү, аерым алганда, «Фуджицу» компаниясе исәбенә Иннополиста гамәлгә ашыра торган проектлар турында сөйләштеләр. 

Соңгы очрашу «Мицубиси Электрик» компаниясе вице-президенты Кеи Урума белщән уздырылды. ТР Президенты билгеләгәнчә, Татарстан бу копания белән күптәннән хезмәттәшлек итә, республиканың берничә нефть-химия предприятиесе («Татнефть», «Нижнекамскшина», «"Түбән Кама нефть химиясе» һәм башкалар) «Мицубиси Электрик» җиһазларын файдалана. 

Очрашу барышында яклар сәнәгатьтә автоматлаштыру, сәнәгать роботларын җитештерү, мәгълүмат системалары өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International