Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чабаксарда эшлекле очрашуда булды.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы хезмәт базарындагы вазгыять һәм мәшгульлеккә ярдәм буенча чаралар турындагы киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев уздырды.
Киңәшмә башланганчы Россия Хөкүмәте рәисе һәм аны озата йөрүчеләр Чуаш Республикасы башкаласында Халыкның мәшгульлек үзәгендә һәм Чабаксар электромеханика колледжында булдылар.
Киңәшмәне ачып, Дмитрий Медведев, 2016 елда социаль-икътисади үсешнең тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән, агымдагы ел икътисадында РФ Хөкүмәтенең эш планын имзалавын хәбәр итте.
Алга таба киңәшмәдә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә кабул ителгән, халыкның мәшгульлегенә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.
“Икътисадның түбәнәюе нәтиҗәләрен йомшарту өчен төбәк бюджетларына хезмәт хакын, пенсияләрне һәм социаль түләүләрне үз вакытында тәэмин итү өчен һәм хезмәт базарына ярдәм өчен дә махсус акча каралган”, - дип белдерде Дмитрий Медведев.