Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Global Advisory идарәсе рәисе Габдел-Һади Әл-Хаҗәри әфәнде (Катар) белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов җайга салынган багланышлар кысаларында Катар белән хезмәттәшлек дәвам итәр дип ышаныч белдерде. Ул шулай ук Катарга эш сәфәре барышында (2015 елның декабре) Татарстан Республикасы делегациясенә күрсәтелгән игътибар өчен дә рәхмәт белдерде.
Без бүген үзара багланышларыбызны киңәйтергә телибез, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, элегрәк ул Катарга эш сәфәре турында Россия Президенты Владимир Путинга мәгълүмат җиткергән, һәм дәүләт башлыгы бу мөнәсәбәтләрне киләчәктә дә үстерүне хуплаган.
Үз чиратында Габдел-Һади Әл-Хаҗәри Татарстан Республикасына чакырган өчен рәхмәт белдерде. Безнең бизнесыбызны үстерү өчен республикагызда булган мөмкинлекләрне өйрәнәсебез килә, диде ул.
Без берничә уртак предприятие оештыра һәм хезмәттәшлегебезне ныгыта алабыз, дип билгеләп үтте Габдел-Һади Әль-Хаҗәри. Аның сүзләренчә, үзара файдалы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре авыл хуҗалыгы, ИТ-индустрия, автомобильләр җитештерү, шулай ук нефть химиясе секторы булырга мөмкин.
Искәртәбез, Global Advisory идарәсе рәисе Габдел-Һади Әл-Хаҗәри җитәкчелегендәге Катар делегациясе Татарстанга танышу визиты кыла. Кичә, 2016 елның 2 мартында, кунаклар өчен югары технологияләр өлкәсендә технопарк - ИТ-парк (Казан) буйлап экскурсия оештырылды. Бүген кунаклар Чаллы шәһәренә китәчәк һәм анда кайбер сәнәгать предприятиеләре һәм инновацион мәйданчыклар («КАМАЗ» ГАҖ, «Мастер» Кама индустриаль паркы һәм башкалар) эшчәнлеге белән танышачак дип көтелә.