Рөстәм Миңнеханов InfoWatch компанияләр төркеме президенты Наталья Касперская белән очрашты

2016 елның 4 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов InfoWatch компанияләр төркеме президенты Наталья Касперская белән очрашты. 

ТР Хөкүмәте Йортында узган чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, "Иннополис" МИЗ" ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.

InfoWatch - корпоратив мәгълүматны саклау чараларын эшләүдә белгеч булган Россия компаниясе.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Наталья Касперская Татарстан Республикасы белән «InfoWatch» арасында хезмәттәшлек итү буенча алга таба адымнар турында сөйләштеләр.  Аерым алганда, яклар "Иннополис" МИЗ" ААҖ мәйданчыгында InfoWatch эшләнмәләр үзәген ачу проекты нечкәлекләре мәсьәләсендә фикерләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International