Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты. Тантана Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда узды (Казан).
«Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, сезне 8 нче март бәйрәме белән котлыйм, дип башлады чыгышын Татарстан Президенты. – Без, мөгаен, хатын-кызларыбызның дәүләттә, республикада һәм һәр гаиләдә тоткан урынын һәрвакытта да бәяләп бетерә алмыйбыздыр. Хатын-кыз – ул иң беренче чиратта гаилә нигезе, ә гаилә исә – дәүләт нигезе. Бүген бу залда республикабызның иң яхшылардан яхшы хатын-кызлары җыелган: сез әниләр дә, җәмәгать эшлеклеләре дә, уңышлы бизнес вәкилләре дә. Без сезнең алда башыбызны иябез һәм сезгә бик зур рәхмәт диябез!»
Искәртәбез, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсы 10 номинациядә уздырыла.
«Хатын-кыз – ана» номинациясе ярышлары балаларын тәрбияләүгә намуслы каравы белән киң җәмәгатьчелек ихтирамын казанган хатын-кызлар арасында уздырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хатын-кыз – ана» номинациясендә җиңүчеләргә конкурс дипломы, җиңүче тасмасы һәм чәчәк бәйләмнәре, шулай ук көнкүреш техникасына бүләк-сертификат, гаиләнең кече буыннарына ноутбук тапшырды.
Бу номинациядә гаиләгә тәрбиягә алган балаларын үстергән күп балалы аналар җиңүче булды, шулардан: Фирдания Мөҗипова (Азнакай районы), Марина Ионова (Биектау районы), Софья Краснова (Бөелмә районы).
Бүләкләү тантанасында билгеләп үтелгәнчә, мондый күп балалы гаиләләр – республикабызның төп байлыгы, һәм дәүләт ярдәме күрсәтелгәнгә күрә аларның саны арта бара.
Рөстәм Миңнехановның исенә төшерелгәнчә, ана капиталы алуга беренче сертификатны ул шәхсән 2007 елда тапшырган. Ә бүген Татарстан Президентына бу сәхнәдә ана капиталын алуга ике йөз меңенче юбилей сертификатын Казаннан Оксана Пронягинага тапшыруны тәкъдим иттеләр.
Кунаклар һәм тантанада катнашучылар өчен республика, Россия һәм халыкара иҗат конкурслары лауреатлары булган балалар концерт номерлары күрсәттеләр.
«Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият», «Хатын-кыз – галим» номинацияләрендә җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тапшырды.