Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Когнитив технологияләр» компанияләр төркеме президенты Ольга Ускова белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Иннополис» МИЗ» ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.
Очрашуда катнашучылар «Иннополис» махсус икътисадый зонасы территориясендә роботлаштырылган пилотсыз авыл хуҗалыгы машиналары эшләү буенча «Агрополис» комплексын булдыру проектын гамәлгә ашыруның барышы хакында фикер алышты. Искәртәбез, тиешле меморандум гыйнвар аенда Рөстәм Миңнеханов барында имзаланган иде.
Әңгәмә барышында шулай ук билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта «Когнитив технологияләр» компанияләр төркеменең «Иннополис» МИЗ резиденты статусын алуга гаризасын әзерләү эше алып барыла.