Рөстәм Миңнеханов Казан автотранспорт техникумы базасында оештырылган ресурс үзәгендә булды

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  «А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы» ДАҖМУ базасында оештырылган ресурс үзәгендә булды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан автотранспорт техникумы директоры Рөстәм Галәвов һәм башкалар озата йөрде.

Техникум фойесында кунаклар өчен уку йорты эшчәнлегенә багышланган тәкъдир итү оештырылган иде. Бүген Казан автотранспорт техникумында 2042 кеше укый, шул исәптән бюджетта – 1874 кеше. Мөгаллимнәр составын 130 кеше тәшкил итә, техникум хезмәткәрләре барлыгы – 254.

Автотранспорт техникумы базасында урта һөнәр белеменең 9 программасы, шулай ук 21 кыска сроклы программа гамәлгә ашырыла. Техникумның гомуми мәйданы – 20 мең кв. метрдан артык.

Рөстәм Миңнеханов остаханәләрне, шул исәптән монтаж-демонтаж участогын карап чыкты, анда директорның уку-укыту-җитештерү эше буенча урынбасары Ринат Габделмахьянов аңлатмалар бирде.

Икенче катта Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче затлар техник хезмәт күрсәтү лабораториясе эше һәм автомобильләрне ремонтлау белән танышты.   

Рөстәм Миңнеханов шулай ук автомобильләрнең электр җайланмалары лабораториясен, локомотив машинисты кабинетын һәм башка урыннарны карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International