Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "ИнноКам" проекты концепциясен эшләү төркеме утырышында катнашты

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ИнноКам" территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәге булдыру концепциясе буенча эш төркеме утырышында катнашты.

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович үткәрде.

Аркадий Дворкович белдергәнчә, "ИнноКам" проекты - эре сәнәгать кластеры, шуңа күрә бу мәсьәлә федераль дәрәҗәгә күчерелгән.

Проектны гамәлгә ашыру турында төп нотык белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

"Хәзерге вакытта Кама кластеры территориясендә Россиядәге синтетик каучукның 45 %, полимер стиролның 57 %, Россиядә 14-40 тонналы һәр икенче авыр йөк автомобиле, һәр икенче авыр йөк машинасы җитештерелә", - дип белдерде Татарстан Президенты.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, регион икътисады әйләнешне арттыра, һәм планнарда - эшкәртелә торган нефть, җитештерелүче полимерлар һәм каучук күләмен арттыру, "КАМАЗ" ГАҖ, "ТАИФ -НК"  һәм башка проектлар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Түбән Кама ГЭС плотинасы буенча юлның үтүе аркасында "ИнноКам"да йөкләр агымнарын 2020 елга өч кат арттыру планнарына киртә була ала, куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителмичә кала.

"ИнноКам" проекты концепциясен үсетрү проекты эшләнеп беткәч, РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка имзалауга биреләчәк һәм РФ Хөкүмәте карары белән расланачак.

Бүгенге утырышта Татарстан Республикасы ягыннан шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР икътисад министры Артем Здунов, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, "Алабуга" МИЗ генераль диреторы Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International