Бүген Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык Советының беренче утырышы уздырылачак. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, шулай ук Татарстанның бөтен муниципаль берәмлекләреннән килгән 700 эшкуар, Татарстандагы бизнес берләшмәләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм башкалар катнаша.
Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә уза.
Утырышта катнашучылар мобиль һәм стационар булмаган сәүдәгә кагылышлы мәсьәләләр, рекреацион зоналарда эшуарлык эшчәнлеген алып бару мәcьәләләре, такси эшчәнлеге мәсьәләсе һәм башкалар турында сөйләшергә планлаштыралар.
ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында туры трансляция оештырыла. Башы - 14:00 сәгатьтә, трансляцияне http://prav.tatarstan.ru/rus/pressa/broadcast.htm адресы буенча карап була.