Рөстәм Миңнеханов «Объединенная авиастроительная корпорация» ГАҖ президенты Юрий Слюсарь белән очрашты

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Объединенная авиастроительная корпорация» ГАҖ президенты Юрий Слюсарь белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.  

Искәртәбез, Юрий Слюсарь Казанга авиатөзелеш өлкәсендә Татарстан Республикасы предприятиеләрендә гамәлгә ашырылучы проектлар буенча киңәшмә уздыру өчен килде.  

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Юрий Слюсарь илебез авиатөзелешен үстерү, федераль максатчан программалар кысаларында реконструкцияләү һәм техник яктан яңадан коралландыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International