Рөстәм Миңнеханов Ту-160 проекты турында: «Без проектны гамәлгә ашырырга телибез. Бу безнең Казан авиация заводы өчен яңа сулыш»

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Казан авиация заводында Ту-160ны торгызу проекты – гаять зур проект, безнеңчә, Советлардан соң чордагы авиасәнәгать тарихында мондый проектка тиңнәр юк. Бүген бу хакта Казанда массакүләм мәгълүмат  чаралары вәкилләре белән очрашуда «Объединенная авиастроительная корпорация» ГАҖ президенты Юрий Слюсарь хәбәр итте.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Объединенная авиастроительная корпорация» ГАҖ арасында бүген имзаланган килешү – хезмәттәшлеккә  нигез сала торган төп документ.

«ОАК» ГАҖ президенты белдергәнчә, «без хәзер 22 ел элек туктатылган җитештерүне торгызабыз, бу – зур бурыч, аны барлык якларның, беренче чиратта, Татарстан Республикасының актив ярдәме белән башкарып чыгарга кирәк».

Без Рөстәм Миңнехановка һәм барлык хезмәттәшләребезгә Килешүгә имза салыр алдыннан башкарылган эш өчен рәхмәтле, диде Юрий Слюсарь.

Журналистлар сорауларына җавап биреп, «ОАК» президенты хәбәр иткәнчә,  бу проектта Россия авиасәнәгате, двигательләр төзү, приборлар төзү предприятиеләре катнашачак.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан һәрвакыт авиацион булды һәм Казан авиация заводының үзенең күркәм традицияләре бар.

«Казан вертолетлар заводы, моторлар төзү заводы, авиациягә эшләүче барлык предприятиеләр радиоэлектроника өлешендә, шулай ук безнең  авиация университеты һәм техникумнарыбыз – алар бар да авиация өлкәсенә һәм аның үсешенә юнәлешле, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу бурычны хәл итү, ягъни Ту-160ны торгызу проекты – республика ягыннан җитди капитал салулар таләп итәчәк – шул исәптән интеллектуаль, фәнни, белем бирү ягыннан да.  Без моңа әзер, чөнки Горбунов исемендәге КАЗның гаять зур потенциалы бар. Ышанам ки, республика вәкаләтләренә кагылышлы барлык мәсьәләләр дә үз вакытында хәл ителер».

«Без бу проектның билгеле бер вакытта гамәлгә ашырылуын телибез, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм бу – безнең Казан авиация заводы өчен яңа сулыш».

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республиканың барлык предприятиеләре дә, авиация предприятиеләре генә түгел, башка сәнәгать предприятиеләре дә, шул исәптән КАМАЗ һәм КВЗ, радиоэлектроника предприятиеләре дә, бу проектта катнашачак. Моннан тыш, мәгариф һәм фәнни-техник структуралар да үз өлешен кертәчәк – барлыгы 20 предприятие, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика өчен бу – яңа югары  технологияле һәм хезмәт хакы зур булган эш урыннары да. «Тагын ким дигәндә мең-мең ярым кеше кирәк булачак бу предприятиеләр өчен, – диде ул.  – Күп эшләнмәләрне безнең предприятиеләр әзерләячәк һәм китереп торачак».

Юрий Слюсарь шулай ук хәбәр иткәнчә, модернизацияләү процессы башланды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International