Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Мәктәп - яңа компьютерлар, укытучылар ноутбук белән 20 августка тәэмин ителеп бетәргә тиеш
2010 елның 6 июле, сишәмбе
Мәктәпләрне яңа компьютерлар һәм укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итү агымдагы елның 20 августына кадәр тәмамланырга тиеш. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте. Бу эш өчен “Абак” һәм ICL компанияләре җаваплы. Мәктәпләрне компьютер техникасы белән тәэмин итү өчен барган конкурста нәкъ шушы компанияләр җиңеп чыккан.
Билгеле булганча, 2010 елда “Укытучы елы”н уздыру кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, белем бирү учреждениеләрен яңа компьютерлар белән җиһазлау буенча “Мәктәпкә –компьютер”, педагогларга ноутбуклар бирү буенча “Укытучыга – компьютер” проектлары тормышка ашырыла. Әлеге проектлар өчен республика бюджетыннан 450 млн. сум акча бүленгән.
Аерым алганда, “Мәктәпкә – компьютер” проектына 250 млн. сум акча каралган. Бу акчага 10739 компьютер, мультимедияле җиһазлар белән 15 мобиль класс сатып алыначак, 375 мәктәптә Wi-Fi системасына үтеп керергә мөмкинлек бирүче аппаратура урнаштырылачак.
“Укытучыга – компьютер” проектын гамәлгә ашыру өчен, республика 200 млн. сум акча бирә. Министр сүзләренә караганда, быел Татарстан педагогларының өчтән берен ноутбуклар белән тәэмин итү көтелә. Әлеге педагоглар, бәйге нигезендә, мәгълүмати технологияләрне актив кертүче мәктәп коллективларыннан сайлап алынган. Шунысы мөһим: барлык предмет укытучылары да ноутбуклар белән тәэмин ителәчәк. Мәктәпләргә 12820 ноутбук китәчәк.
Альберт Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, мәктәпләрне яңа компьютер техникасы беән тәэмин итү “Татарстан Республикасында электрон белем бирү” мәгълүмати системасында эшләргә, ягъни “электрон журнал”, “электрон көндәлек” алып барырга, педагогик берләшмәләрдә һәм Интернет-форумнарда катнашырга, белемеңне арттырырга, интернет-ресурсларны кулланып, дәресләр үткәрергә мөмкинлек бирә.
Яңа техника белән тәэмин ителгәннән соң, республикада 11 укучыга бер компьютер туры киләчәк. Министр мораль һәм физик яктан тузган компьютерлардан арыну зарурлыгын билгеләп үтсә дә, Pentium III маркалы компьютерларны кабат куллану зарурлыгын да истә тотарга кушты.
Өч ел эчендә республика мәктәпләре тулысынча яңа компьютер техникасы белән җиһазландырылачак, барлык укытучыларга да ноутбуклар биреләчәк.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз