Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец Казанга эш сәфәре кыла

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец эш сәфәре белән килде.

«Казан» халыкара аэропортында Ольга Голодецны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

Искәртәбез, Ольга Голодец Казанга WorldSkills International (WSI) җитәкчелеге белән Татарстан Республикасы арасында үзара аңлашу турында меморандум имзалауда катнашу өчен килде. 

Казанга бүген WorldSkills International Директорлар советы әгъзалары, шул исәптән WSI президенты Саймон Бартли һәм башкалар килгәннәр иде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International