Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру турында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру турында бүген Казан Кремлендә үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.

Чарада катнашу өчен Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец эш сәфәре кыла.  

Меморандумга WSI башкарма директоры Дэвид Хоуи, Казан мэры Илсур Метшин, WSIдә Россия Федерациясеннән рәсми делегат Наталья Золотарева һәм «Ворлдскиллс Россия» һөнәрләр берлеген үстерү һәм эшче кадрлар агентлыгы» (WSR) берлеге генераль директоры Роберт Уразов кул куйды.

Имза салучылар алмашканнан соң Меморандумга шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли кул куйды.

Имза салганнан соң ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  WorldSkills International Директорлар советы әгъзалары белән очрашты.

Аннары очрашуда катнашучылар массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International