Ольга Голодец: WorldSkills Russia хәрәкәтенә федерациянең 70 субъекты кушылды инде

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру турында үзара аңлашу меморандумын имзалап, без җитди адым ясадык. Бүген бу хакта Казан Кремлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм WorldSkills International Директорлар советы әгъзалары белән очрашуда хәбәр итте. 

Чарада шулай ук WorldSkills International (WSI) президенты Саймон Бартли, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының эшче кадрлар әзерләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты һәм ДПО директоры Наталия Золотарева, «Ворлдскиллс Россия» һөнәрләр берлеген үстерү һәм эшче кадрлар агентлыгы» (WSR) берлеге генераль директоры Роберт Уразов, Казан мэры  Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Очрашуны ачып, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец искәрткәнчә, Россия WorldSkills International хәрәкәтенә 2012 елда  Көньяк Кореядә генераль ассамблеядә кушылды.

2019 елда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукын Россия 2015 елда яулаган иде.  

Ольга Голодец хәбәр иткәнчә, федерациянең 70 субъекты WorldSkills Russia хәрәкәтенә кушылды инде. 2016 елдагы илкүләм чемпионат финалы 3-27 майда Мәскәү өлкәсендә узачак, ярышлар барлык төп 73 белгечлек буенча үткәреләчәк (барлыгы 92 белгечлек).

Ольга Голодец сүзләренчә, «WorldSkills International программалары буенча әзерлеккә мөмкин кадәр туры килсен өчен» бер ел эчендә барлыгы 238 уку программасы яңартылган.

Аннары Ольга Голодец хәбәр иткәнчә, үткән ел Сан-Паулудагы дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы, 14 медаль яулап, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия WorldSkills International хәрәкәтенә кушылганнан соң Татарстан WorldSkills Russia хәрәкәте төбәкләре рейтингында алда бара. «WorldSkills стандартларын сәнәгать предприятиеләрендә яшь кадрлар әзерләү программаларына кертәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, Казан ике мәртәбә WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты һәм Junior Skills беренче илкүләм чемпионаты финалларын кабул иткән.

«Бүген Татарстан Республикасы 2019 елда чемпионатны югары дәрәҗәдә уздыру өчен барлык инфраструктурага, мөмкинлекләргә, ресурсларга һәм җитди федераль ярдәмгә ия», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Ул хәбәр иткәнчә, республикада һөнәри белем учреждениеләрендә 150 белгечлек буенча 67 мең кеше укый, 14 ресурс үзәге эшли, быел тагын 6 үзәк гамәлгә кертеләчәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казандагы ярышларга әзерләнү кысаларында «Казан Экспо» комплексында төп ярыш мәйданчыгы төзелә.

«WorldSkills International Директорлар советы белән бергә без дөнья чемпионатын актив әзерләргә һәм уздырырга ниятлибез», - диде ул.

WSI президенты Саймон Бартли, 2019 елгы бөтендөнья чемпионаты турында сөйләгәндә билгеләп үткәнчә, анда 65-70 илдән командалар катнашачак.  

«Татарстан өчен һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру – бу вакыйгага әзерлек чорында без узарга тиешле зур мәктәп. Безнең бурыч – бу чемпионатны югары дәрәҗәдә уздыру гына түгел, илебездә хезмәт кешесенең абруен күтәрү дә», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

«Барлык заманча җитештерүләр югары квалификацияле кадрларга мохтаҗ. Һәм бу мәсьәлә, без ресурс үзәкләре булдыргач, хәл ителәчәк, һәм яшьләр бу һөнәрнең киләчәге зур булуын аңлаячак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International