Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының уналтынчы утырышында катнаша

2016 елның 11 марты, җомга

Бүген 10 сәгатьтә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының уналтынчы утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар катнаша. 

Президиум көн тәртибенә 36 мәсьәлә чыгарды. Аларның 13 — Татарстан Республикасы законнары проектлары, 24 — федераль  закон проектлары һәм төбәкләрнең закон инициативалары. Татарстан закон проектларының 1 се икенче укылышта, 12 се исә беренче укылышта карау планлаштырыла.

Алар арасында янгын куркынычсызлыгы турында, хокук бозуларны профилактикалау турында, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында, физик культура һәм спорт турында, намус иреге һәм дини берләшмәләр турында закон проектлары бар. “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында”гы республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын депутатлар икенче укылышта карыйлар. Ул физик затларны гына түгел, ә оешмаларны да республика дәүләт бүләге - "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары" өчен ордены белән бүләкләүне мөмкин итә.

Моннан тыш, сессия барышында 2015 елда ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад һәм 2015 елда ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге һәм ТРда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турындагы доклад тыңлау күздә тотыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук саклау буенча комитеты рәисе Шакир Яһүдин көн тәртибенә яңа мәсьәләләр дә тәкъдим итте. Шулай итеп Дәүләт Советы утырышында 42 мәсьәлә каралачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International