"ТР алдындагы казанышлары өчен" ордены белән оешмалар һәм аларның бүлекчәләре бүләкләнәчәк

2016 елның 11 марты, җомга

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының уналтынчы утырышында депутатлар бертавыштан «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр  кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын икенче укылышта кабул итте.

Искәртәбез, сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин искәрткәнчә, законы проекты  беренче укылышта 11 февральдә кабул ителгән булган, төзәтмәләрне 1 мартка кадәр кертергә мөмкин булган.

«Башта әлеге законы проекты белән юридик затларны Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләү мөмкинлеге каралган. Законы проектын кабул иткән очракта, дәүләт бүләкләре белән юридик затларның бүлекчәләре булган хезмәт коллективларын бүләкләү мөмкинлеге булмаган», - дип аңлатты нотыкчы.

Монда депутат аңлатуынча, «юридик затлар» сүзләре «оешмалар һәм аларның бүлекчәләре» сүзләренә алмаштырыла.

Шулай ук бүген депутатлар «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 28 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» законы проектын беренче укылышта хупладылар. .

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов аңлатканча, әлеге закон проекты 2009 елның 3 августындагы №43-ТРЗ Законын 2015 елның 30 декабрендәге №454-ФЗ Федераль законга туры китерү өчен эшләнгән.  

Рафис Борһанов сүзләренчә, федераль закон белән автомобиль юллары буенча эре габаритлы һәм авыр йөк ташучы транспорт чараларының йөрүе тәртибе төгәлләштерелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International