ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов районнарда язгы чәчү эшләренә әзерлек һәм тупланган ашламалар күләме турында хәбәр итте

2016 елның 12 марты, шимбә

Татарстан Республикасында язгы чәчү эшләре башланганчы бер ай чамасы калды, һәм гомумән күпчелек хуҗалыклар тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны тәмамладылар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, "быел чәчүлек мәйданнарын саклап калырга кирәк - 2,9 млн. гектар җирне". Ул ассызыклаганча, чәчүлек мәйданнары кулланышына федераль ярдәм бәйле, һәм бу районнарның үзләренә кагыла. 

Чәчү эшләрен уңышлы уздыру өчен 16 млрд. сум финанс ресурслар кирәк - гектарына 5,5 мең сум исәбеннән, бу санга ашламалар да, саклау чаралары да, сатып алынган орлыклар бәясе дә керә, дип хәбәр итте министр. 

Аның сүзләренчә, кайбер районнар ресурсларга ихтыяҗ күләмен алдан ук ким итеп күрсәтте: 3 меңнән дә ким. Мондый алымны Марат Әхмәтов дөрес түгел дип саный һәм һәр хуҗалык буенча ресурсларга ихтыяҗны нигезләнеп билгеләргә өндәде. 

Гомумән бөтен сезонга финанс ресурсларга ихтыяҗ турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов 30 млрд. сумлык санны атады, шул исәптән язгы чәчү эшләренә 10 млрд. сум тирәсе бурыч акчалары кирәк. Бүгенгә 7 млрд. сум тирәсе кредитлар җәлеп ителгән, диде ул. Төп банклар - «Татфондбанк», «Россельхозбанк», «Ак Барс» банк.

Марат Әхмәтов район башлыкларын ресурсларны җәлеп итү эшенә кушылырга өндәде. "Көзгә бөтенебезгә дә уңыш кирәк була", - диде ул. 

Аның сүзләренчә, чыгымнарның төп өлеше - минераль ашламалар. 

"Ашламаларсыз безнең мөмкинчелек - гектарыннан 15 центнер ашлык тирәсе чыга, - диде министр. - Республика буйлап бүгенгә язгы чәчү эшләренә 18 кг д.в./га тупланган, ә ихтыяҗ күләме - гектарына 50 кг".

Марат Әхмәтов сүзләренчә, иң күп ашлама туплаган районнар - Зәй, Сарман, Тәтеш, Тукай, Балтач муниципаль районнары. 

Ашламалар күләме җитмәүче районнар - Чирмешән, Лаеш, Минзәлә районнары. 

"Авыл хуҗалыгында мөһим булмаган мәсьәләләр юк, - дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. - Барысы да әһәмиятле - техника да, орлык та, ГСМ да. Ә ашламаларсыз эш  - вакытны һәм көчне бушка сарыф итү ул. Кредитлар җәлеп итү һәм ашламалар туплау эшен активлаштырырга кирәк". 

Кидәшмә кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында Әлмәт, Биек Тау районнары белән элемтәгә керде, алардан язгы чәчү эшләренә әзерләнү турында, кирәкле ашламалар күләме турында сорады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International