Татарстан Президенты Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров белән очрашты

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.  

Волгоград делегациясе Казанга  13 март көнне килгән. Визит максатларының берсе - «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XVI халыкара симпозиумында һәм «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашу. Алар иртәгә "Казан ярминкәсе" КҮ мәйданчыгында узачак. 

Бүген кунаклар "Ледел" ҖЧҖ эшчәнлеге белән таныштылар, "КАПО-Композит" ЯАҖдә һәм "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта булдылар. 

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп белдергәнчә, Волгоград өлкәсе белән Татарстан төбәкара хезмәттәшлекне актив үстерә. Соңгы елларда товар әйләнеше 4,5 млрд. сумга җитте. Татарстан Волгоград өлкәсенә авыр йөк машиналарын, шиналарны, дизель ягулыгын, суыткыч җиһазларны, азык-төлек, медикаментлар һәм башкаларны илтә. Волгоград республикага кара металлның әзер прокатын, корыч торбалар, авыл сәнәгате продукциясен, химия һәм машина төзелеше тармаклары товарларын китерә. 

"Ләкин шуның белән генә чикләнеп булмый, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең регионнарның гаять зур сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы потенциалы бар. Шуны кулланырга һәм алга таба да үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерергә кирәк". 

Аның фикеренчә, Волгоград өлкәсенә Татарстанның автомобиль һәм химия сәнәгате продукциясе, ашламалар, фармацевтика товарлары һәм югары медицина технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү кызыклы булырга мөмкин. 

Бүген шулай ук гуманитар өлкәдә дә багланышлар арта бара. Аерым алганда, 2015 елның май аенда Мамай курганында Бөек Ватан сугышында Сталинградны саклап һәлак булган Татарстан сугышчыларына багышланган һәйкәл тантаналы рәвештә ачылды. 

Рөстәм Миңнеханов губернаторга Волгоград өлкәсендә яшәүче татарларга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Волгоград өлкәсенең Волжский шәһәрендә мәчет төзелешенә ярдәм итсәгез, без сезгә рәхмәтле булыр идек, дип ышандырды Татарстан Президенты. 

ТР Президенты искәрткәнчә, 2018 елда Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты уза. Волгоград өлкәсе дә әлеге футбол ярышларын кабул итергә әзерләнә. Татарстан эре халыкара ярышларны уздырудагы тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер, дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.  

Шулай ук Казанда WorldSkills Competition-2019 һөнәри осталык буенча халыкара чемпионат узачак. Волгорад үз чиратында быел февраль аенда WorldSkills Russia регональ этабын кабул итте. "Болар барысы да заманча производствога югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән", - дип ассызыклады ул. 

Сүзенең ахырында Рөстәм Миңнеханов Андрей Бочаровка Татарстанга килүе һәм регионнар арасында эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытуга игътибары өчен рәхмәт белдерде. 

Андрей Бочаров билгеләгәнчә, Татарстан һәм Волгоград өлкәсе арасында тату, үзара файдалы мөнәсәбәтләр урнашты. "Бүген Татарстан төрле өлкәләрдә уңышлар күрсәтә: авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, энергетикада, ИТ-өлкәдә. Сездә булган тәҗрибә инде вакыт узып тикшерелгән һәм хәзер аңа зур ихтыяҗ бар", - диде губернатор. 

Ул хәбәр иткәнчә, алданрак Волгоград делегациясе Татарстанның эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Без өлкәбез территориясендә Татарстан бизнесына ярдәм итәргә әзер, диде А.Бочаров. 

Журналистларга Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Волгоград өлкәсе белән хезмәттәшлекне үстерү яклы. Аеруча авыл хуҗалыгындагы тәҗрибә алышу өлкәсендә. 

"Волгоград корылык белән көрәшүдә зур уңышка ирешкән. Бездә дә әлеге проблема инде биш ел дәвамында бар, ә безнең коллегалар электән шулай яши. Алар корылыкка түземле культуралар чыгара алган, ышанычлы мелиорация системасы һәм энергия саклау технологияләрен булдыра алганнар. Безгә өйрәнеп була", - диде ТР Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International