Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словения Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Примож Шелиго әфәнде белән очрашты. Очрашу «Казан ярминкәсе» КҮдә «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узды.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов,Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.
Илчене сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясе утырышын үткән елның сентябрендә оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен Примож Шелигога рәхмәт белдерде. Без Россия-Словения мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Словения арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез, диде Татарстан Республикасы Президенты.
«Хөкүмәтара комиссия кысаларында без хезмәттәшлек турында меморандумга имза салдык. Бүген безнең сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен җайланмалар алу мөмкинлегебез бар. Безнең сәүдә-сәнәгать палаталарыбыз эшен активлаштыру бик мөһим, – дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Казанда Словения виза үзәге эше өчен рәхмәт. Минемчә, Россия белән Европа арасындагы барлык моментларга карамастан, без алга барырга һәм үзара файдалы проектлар табарга тиеш».
Татарстан үз партнёрларына Россиия территориясендә бизнесны үстерү өчен барлык мөмкинлекләр тудырырга әзер, дип белдерде Татарстан Президенты һәм Словения компанияләренә Татарстан Республикасы базарына керергә тәкъдим итте.
Хезмәттәшлекнең иң перспектив юнәлешләреннән Рөстәм Миңнеханов машина төзелеше һәм нефть химиясе тармакларын, мәгълүматлаштыру һәм энергияне саклау өлкәсендә тәҗрибә алмашуны атады. Шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, авыл хуҗалыгы, медицина, төзелеш һәм башка мәсьәләләр дә игътибарга лаек.
Примож Шелиго ассызыклаганча, Словения Татарстан Республикасы белән үзара файдалы багланышларны ныгытырга тели һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашырга әзер. Илче билгеләп үткәнчә, быел апрель аенда Казанга Словения Икътисадый үсеш һәм технологияләр министры Здравко Почивальшек килергә җыена. Примож Шелиго әлеге визит кысаларында Татарстан Республикасы һәм Словения Республикасы вәкилләре һәм рәсми даирәләре катнашында бизнес-форум оештырырга тәкъдим итте. «Ышанам ки, бу хезмәттәшлегебезгә өстәмә этәргеч булыр», - диде Илче.