Татарстанга Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков эш сәфәренә килде

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасына Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков эш сәфәренә килде.  

«Казан» халыкара аэропортында Андрей  Кобяковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар каршы алды.

Татарстанга ике көнлек (2016 елның 15-16 марты) визиты кысаларында  Андрей Кобяков Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак, Татарстанның кайбер инновацион мәйданчыкларына һәм сәнәгать предприятиеләренә, шул исәптән Казан вертолетлар заводына, «Медицина фәне үзәге» медицина симуляторларының төбәк инжиниринг үзәгенә («Эйдос») һәм башка урыннарга барачак.

Иртәгә, 16 мартта, Беларусь Республикасы Премьер-министры һәм Беларусь делегациясе әгъзалары «Алабуга» махсус икътисадый зонасы эшчәнлеге белән танышачак, «КАМАЗ» ГАҖ җитештерү мәйданчыкларын караячак, «Мастер» Кама индустриаль паркында («Мастер» КИП) булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International