Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков Казан вертолетлар заводында – «Россия вертолетлары» холдингы предприятиесендә булды

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Бүген Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы делегациясе әгъзалары Казан вертолетлар заводының (КВЗ) җитештерү цехларында булды.

Искәртәбез, Беларусь Республикасы делегациясе Татарстанга ике көнлек (2016 елның 15-16 марты) эш сәфәре кыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә,  Белорусь вәкилләре КВЗның төп яңартылган цехларын карап чыктылар, модельләр рәте белән таныштылар. 

«Казан вертолетлар заводы» ГАҖ генераль директоры Вадим Лигай аңлатмалар бирде. Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, составына КВЗ кергән «Россия вертолетлары» холдингы Беларусь Республикасы Оборона министрлыгы, ЭЭМ, ГХМ аша даими рәвештә эшлекле багланышлар алып бара.

Белорусь делегациясе әгъзаларына шулай ук «Ансат» вертолетының 2015 елда пассажир, санитар-коткару һәм vip-вариантлары сертификацияләнүе турында сөйләделәр. «Ансат» та КВЗ белән Белорусь партнерлары арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив проектлары исемлегенә кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International