Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков ТРның кеше хокуклары буенча аппараты коллективына яңа җитәкчеләрен тәкъдим итте

2010 елның 12 июле, дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТРның кеше хокуклары буенча аппараты коллективына яңа җитәкчеләрен тәкъдим итте.

Ул - Сәрия Сабурская.

Моңа кадәр Сәрия Сабурская ТР Министрлар Кабинеты аппаратының социаль үсеш идарәсен җитәкләде.

Исегезгә төшерәбез: пәнҗешәмбе, 8нче июль көнне, ТР Дәүләт Советы депутатлары Сәрия Сабурская кандидатурасын расладылар.

Аның урынбасары - ТРнда бала хокуклары өчен җаваплы кеше - Гүзәл Удачина. Моңа кадәр ул ТР Министрлар Кабинеты аппарытының хокукый идарә башлыгы урынбасары булып эшләде.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда бала хокуклары өчен җаваплы кеше вазифасы 2010 елның июнендә кертелде. Республика законнары буенча һәр ике вазифага да кандидатураларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итә.

Һәр ике вазифаның вәкаләтләр вакыты - 5 ел.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда кеше хокуклары өчен җаваплы булган Рәшит Вәгыйзовның вәкаләтләре тәмамланды. Ул әлеге вазифада 2000 елдан бирле эшләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International