Бүген «Транснефть – Прикамье» АҖ хезмәт коллективына яңа генераль директор тәкъдим иттеләр.
Җитәкчене тәкъдим итү тантанасы «Транснефть – Прикамье» АҖ (Казан, Н. Ершов ур.), конференц-залында узды, чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Транснефть» АК» ААҖ вице-президенты Борис Король, «Транснефть» АК» ААҖ вице-президенты Павел Ревель-Муроз, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.
«Транснефть» АК» ААҖ вице-президенты Борис Король хәбәр иткәнчә, «Транснефть – Прикамье» АҖ генераль директоры Рифгать Хәкимов вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителгән.
«Транснефть – Прикамье» АҖнең яңа генераль директоры итеп Роберт Галиев билгеләп куелды. Ул вазыйфасына 2016 елның 16 мартыннан керешә.
Борис Король хәбәр иткәнчә, «Транснефть» АК» ААҖ җитәкчелеге 2007 елдан бирле компаниягә җитәкчелек иткән Рифгать Хәкимовның хезмәттәге казанышларын югары бәяләде.
Рифгать Хәкимовның тармактагы хезмәт стажы – 40 елга якын, диде Борис Король, ул – «Транснефть»нең иң тәҗрибәле хезмәткәрләреннән берсе.
Рифгать Хәкимовның «Мактаулы нефтьче», «Мактаулы ягулык-энергетика комплексы хезмәткәре», «Татарстан Республикасының Атказанган нефтьчесе» исемнәре бар, дип искәртте Борис Король. Аннары ул «Транснефть» АК» ААҖ президенты Николай Токаревның Рифгать Хәкимовны тармактагы казанышлары өчен компаниянең Мактау грамотасы белән бүләкләү турындагы боерыгын укыды.
«Транснефть» АК» ААҖ вице-президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, Рифгать Хәкимов «Гипротрубопровод» фәнни бүлекчәсен җитәкләячәк.
Рәхмәт сүзләрен уртак хезмәтләре һәм нәтиҗәле партнерлыклары өчен Рифгать Хәкимовка «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов җиткерде.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук Рифгать Хәкимовка «Транснефть – Прикамье» генераль директоры вазыйфасында җаваплы хезмәт иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы – нефть чыгаручы һәм нефть эшкәртүче төбәк, диде ул, һәм барлык структуралар да бердәм механизм булып эшләргә тиеш. Сез – тәҗрибәле җитәкче, диде Рөстәм Миңнеханов, Рифгать Хәкимовка мөрәҗәгать итеп, һәм сез «Транснефть – Прикамье» АҖнең ышанычлы эшен тәэмин иттегез, ә бу – аның эшчәнлегенең мөһим күрсәткечләреннән берсе.
Татарстан Республикасы «Транснефть» АК» ААҖнең стратегик партнеры булды һәм булачак, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, һәм без компаниянең киләчәк үсешенә төрле яклап ярдәм итәргә әзер.
Татарстан Президенты Рифгать Хәкимовка Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.
Аннары Рифгать Хәкимов җавап сүзе белән чыгыш ясады, ул телмәрендә хезмәт коллективына уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә үсеш теләде.
«Транснефть – Прикамье» АҖнең яңа генераль директоры Роберт Галиев үз чиратында күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм «Транснефть» структурасында озак еллар эшләве турында сөйләде, аның соңгы эш урыны –«Транснефть – Ерак Көнчыгыш» ҖЧҖ генераль директоры.