Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Иҗтимагый палатысының 10 еллыгына багышланган "Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары үсеше" фәнни-гамәли конференциясендә белдерде.
Чара Казанның Икътисад, идарә һәм хокук институтында узды. Аның эшендә шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин һәм башкалар катнашты.
Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов Икътисад, идарә һәм хокук институты бинасын карады. Аерым алганда, аңа уку аудиторияләрен, мәгариф учреждениесе хезмәткәрләренең торак блогын, бассейнлы залны, музейны һәм башка бүлмәләрне күрсәттеләр. ТР Президентын институт ректоры Асия Тимерәсова озата йөрде.
Пленар утырышттагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген иҗтимагый үсеш дәрәҗәсе берничә факторга бәйле - икътисад, социаль өлкә торышына, гомуми мәдәниятлелек дәрәҗәсенә, халык катлаулары һәм аерым кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дәрәҗәсенә бәйле. 5,5 мең иҗтимагый берләшмәне булдыру һәм алар эшчәнлеге республика казанышларына, татарстанлылар уңышларына һәм ихтыяҗларына бәйле икәнен аңлау мөһим, диде Татарстан Президенты.
“Әһәмиятле мәсьәләләрне хәл иткәндә, һичшиксез, төп рольне иҗтимагый институтлар уйный. Милләтара, конфессияара татулыкны тәэмин итүгә ТР Халыклар ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Рус этномәдәни берләшмә һәм, әлбәттә, дини оешмалар кебек абруйлы гражданнар җәмгыяте институтлары үзеннән гаять зур өлеш кертә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ветераннар һәм хәрби-спорт җәмгыятенең яшьләр оешмалары патриотлылык һәм тугрылык үрнәге булып торалар. Рухилыкның югары дәрәҗәсе - хәйрия оешмалары, иҗади берлекләр, мәдәни-мәгьрифәтчелек оешмаларының тырышлыгы нәтиҗәсе. Җәмәгатьчелектәге төрле төсмерле мөнәсәбәтләр күп төрле массакүләм мәгълүмат чараларында чагылыш таба".
Ул өстәп әйткәнчә,республикада җәмәгатьчелекнең Парк һәм скверлар елын гамәлгә ашырудагы роле югары бәяләнә. Быел бу программа дәвам ителә һәм параллель рәвештә Су саклау зоналары елына багышланган яңа программа гамәлгә ашырыла башлый.
"Иҗтимагый палата гражданнар җәмгыяте һәм хакимият арасындагы хезмттәшлекнең конструктив үсешенә актив ярдәм итә. Аның тәэсиренең иң мөһим җиһазы - иҗтимагый күзәтчелек һәм иҗтимагый экспертиза. Бүген Хөкүмәттә бер мөһим документ та Иҗтимагый палата катнашыннан башка кабул ителми", - дип билгеләде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов искәртәкәнчә, соңгы 10 елда дәүләт белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләү өчен норматив-закон чыгару нигезен булдырып, иҗтимагый хәрәкәтләргә дәүләт ярдәмен күрсәтү механизмнарын гамәлгә ашыруны тәэмин итеп булды.
“Иҗтимагый үсешнең бүгенге этабы үзенчәлеге гражданнарның үзоешканлыгының яңа формалары барлыкка килүдән гыйбарәт. Социаль челтәрләр иҗтимагый фикергә йогынты ясаучы мөһим каналга әверелде. Бер үк вакытта челтәрләрдә иҗтимагый оешмалар пәйда була, моңа аеруча игътибар итәргә кирәк”, - дип өндәде ул.
Татарстан Президенты министрлык, ведомстволарның, муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советларының потенциалын куллану актуаль бурыч булуына игътибарны юнәлтте. Бу мәсьәләдә ведомство иҗтимагый советлары рәисләренең координацион советы актив рольне уйнарга тиеш.
"10 елда палата әгъзалары итеп 200 ләп кеше сайланды, алар төрле оешмалар вәкилләре. Йөзләгән белгеч һәм граждан экспетлар һәм ярдәмчеләр сыйфатында җәлеп ителде", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аеруча ул РФ төбәкләре иҗтимагый палаталар эшчәнлеген оештыруның гомуми принциплары турында федераль закон проектына игътибар итте. Аның фикеренчә, законның кайбер өлешләре Татарстангы тәҗрибәне исәпкә алмыйча, торышны бозарга мөмкин.
"Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары гражданлык җәмгыяте институтлары үсеше һәм конструктив мөнәсәбәтләр яклы. Моңа социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның өченче форумы карарларын гамәлгә ашыру, коммерцияле булмаган секторга ярдәм итү буенча яңа программалар этәргеч булачак”, - диде ул һәм Иҗтимагый палатага уңайлы бина бирү мәсьәләсе турында да уйларга күрсәтмә бирде.
Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов ТР Иҗтимагый палатасы әгъзаларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм ТР Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.