Беларусь Республикасы делегациясе “КАМАЗ” заводында булды

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстанга эшлекле сәфәре кысаларында Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы делегациясе “КАМАЗ” заводында булды.

Рәсми делегация составында Беларусь Республикасының РФдәге тулы вәкаләтле илчесе Игорь Петришенко, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре бар. Кунакларны “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.

Таныштыру маршруты гадәттәгечә төп җыю конвейеры һәм заводның кабиналар җыю конвейерыннан башланды. Аннан соң делегация “КАМАЗ”ның фәнни-техник үзәгендә һәм “Мастер” Кама индустриаль паркында булдылар. Индустриаль парк җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә аның мәйданчыгында 260тан артык резидент эшли, алар тарафыннан югары нәтиҗәле проектлар гамәлгә ашырыла. Аларның кайберләре кунакларга күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International