Татарстан Президенты Кырымны Россиягә кушу хөрмәтенә оештырылган митинг-концертта катнашты

2016 елның 18 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырымның Россия составына керүенең ике еллыгына багышланган бәйрәм митингында катнашты. Чара Казанның Меңьеллык мәйданында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Казан  мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Кырым Республикасының Бахчасарай районы башлыгы Рефат Дәрдаров һәм башкалар катнашты. 

Бәйрәм митингында 12 меңнән артык кеше катнашты: яшьләр һәм һөнәр берлекләре оешмалары, республика эре предприятиеләренең хезмәт коллективлары вәкилләре, Россиянең төрле сәяси партияләренең әгъзалары һәм башкалар. 

Җыелганнарны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов барысын да шушы дата белән котлады. «Безнең бүген матур бәйрәм, без аны бөтен ил белән билгеләп үтәбез. Мин барыгызны да котлыйм һәм Россиянең киләчәктә дә чәчәк атуын телим», - дип билгеләп үтте ТР Президенты. 

Кырым Республикасының Бахчасарай районы башлыгы Рефат Дәрдаров Рөстәм Миңнехановка һәм барлык татарстанлыларга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. «Бу катлаулы чорда Сез безгә ярдәм кулы суздыгыз. Бер үтенечебез дә игътибарсыз калмады, – диде Р. Дәрдаров. – Ике ел элек кырымлылар үз юлын үзе сайлап алды, моның белән безнең балалар һәм оныклар горурланачак». 

Аннары тамашачылар өчен күренекле музыкаль һәм хореографик  коллективлар катнашында концерт оештырылды. 

Искәртәбез, 2014 елның 16 мартында референдум барышында кешеләр күп килде, ул 83% тәшкил итә, 96% кырымлылар һәм 95% Севастополь кешесе  Россия составына аның субъекты буларак керү өчен тавыш бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International