Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубевка Ростов-на-Дону аэропортында самолет һәлакәте белән бәйле рәвештә кайгыны уртаклашу телеграммасын юллады

2016 елның 19 марты, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубевка 20016 елның 19 марты төнендә Ростов-на-Дону аэропортында самолет һәлакәтендә кешеләр һәлак булуына бәйле рәвештә кайгыны уртаклашу телеграммасын юллады. 

"Хөрмәтле Василий Юрьевич! Татарстанлылар исеменнән, шәхсән үзем Ростов-на-Дону шәһәре аэропортында самолет һәлакәтендә кешеләр һәлак булуына бәйле рәвештә кайгыгызны уртаклашам", - диелгән телеграммада. - Ихластан олы хәсрәтегезне, фаҗига авырлыгын һәм авиаһәлакәттә вафат булганнарның туганнары һәм якыннарының төзәтергә мөмкин булмаган югалтуларын уртаклашабыз. 

Барыгызга да ныклык һәм түземлек бу кайгылы көннәрдә. 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International