Илдар Халиков Мәскәү онкология институты директоры белән очрашты

2010 елның 16 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең П.А.Герцен исемендәге онкология фәнни-тикшеренү институты директоры, академик Валерий Чиссов белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау мәсьәләләре бүлеге башлыгы Борис Менделевич катнашты.
Валерий Чиссов Казанга “Илкүләм онкология программасы кысаларында Татарстан Республикасы онкология хезмәтен үстерү стратегиясе” дигән коллегиядә катнашу өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы чакыруы буенча килде. Аны Мәскәүнең П.А.Герцен исемендәге онкология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары, профессор Валерий Старинский озатып йөри.
Валерий Чиссов белән очрашу кысаларында ТР Премьер-министры Татарстан башкаласына визит белән килгәне өчен академик, РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының баш эксперт-онкологына рәхмәт белдерде. Ул, аерым алганда, бүгенге көндә сәламәтлек саклау тармагының беренче нәүбәттә, кешеләр һәм технологияләр икәнлеген билгеләп үтте. Илдар Халиковның сүзләренә караганда, Валерий Чиссовның гамәли сәламәтлек саклау өлкәсендәге тәҗрибәсе, белгечләр арасындагы абруе тирән ихтирам хисләре уята, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International