Илдар Халиков “Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit” VIII Халыкара икътисади саммитка әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" VIII Халыкара икътисади саммитка әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды.

Бу чара 2016 елның 19-21 маенда узачак. Аны уздыру урыны "Корстон" комплексы булачак.

Илдар Халиков билгеләгәнчә, узган елның ахырында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгының "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" Халыкара икътисади саммитын ел саен уздыру турындагы тәкъдимен хуплады. ТР Премьер-министры сүзләренчә, Татарстан һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту бу чараның максаты булып тора.

"Шулай ук саммитны уздыру Россия Федерациясендә ислам финанс системасы институтларын үстерүгә ярдәм итәчәк", - дип саный ТР Хөкүмәте башлыгы.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина үзенең чыгышында бүгенгә төп оештыру мәсьәләләре хәл ителгән, дип белдерде. Саммитны уздыру вакыты һәм урыны билгеләнгән, чараның программасы эшләнгән, веб-сайт эшли. Хәзерге вакытта  катнашучылар белән сөйләшүләр дәвам итә. 

Алга таба оештыру комитеты әгъзалары икътисади саммитның программа проекты турында җентекләп фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International