Илдар Халиков рәислегендә “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында үтте.

Утырышта катнашучылар “Генерирующая компания” ААҖнең 2015 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштылар.

2015 елда компаниянең кереме 35 млрд 47 млн сум тәшкил иткән, бу көтелгән күрсәткечтән 1,5%ка кимерәк һәм узган елдагыдан 2%ка түбәнрәк. Шулай ук компаниянең табышы да кимегән – 2 млрд 962 млн сум, узган ел – 3 млрд 465 млн сум булган.

Капиталь төзелеш программасына компания 2015 елда 139 объект керткән, 2 млрд 948 млн сумга барлык эшләр дә башкарылган. Компаниянең инвестицион программасы 2015 елда 8 млрд 320 млн сум тәшкил иткән. Казан ТЭЦ-1дә ПГУ-230 МВт энергоблогы төзелеше хәзерге көндә төп инвестицион проект булып тора.

2010-2015 елларга һәм 2020 елга кадәрге энергоресурсларны саклау һәм нәтиҗәлелекне күтәрү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе Директорлар советы әгъзаларында аеруча кызыксыну тудырды. Илдар Халиков бу мәсьәләне эшләүдә тагын зур мөмкинлекләр күрүен билгеләде.

Көн үзәгендәге тагын бер мәсьәлә - 2015 елда компаниянең сатып алу эшчәнлеге булды. Барлыгы 15,7 млрд сумга 4809 сатып алу булган, башлангыч бәяләрдән экономия 400 млн сум тәшкил иткән.

Директорлар советы эшен йомгаклап, Илдар Халиков, “Генерирующая компания” ААҖ җитәкчелеген Татарстан энергосистемасының иң зур станциясе – Зәй ГРЭСы өчен техник карарлар һәм инвестицияләр эзләү мәсьәләсендә актив эшләргә, энергия нәтиҗәлелеген күтәрергә, сатып алуларга җентекле анализ ясарга чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International