Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Агымдагы елда республикада сулыкларда 91 кеше, шул исәптән 17 бала батып үлгән
2010 елның 20 июле, сишәмбе
Агымдагы елда республикада сулыкларда 91 кеше, шул исәптән 17 бала батып үлгән. Узган ел бу сан 123 белән исәпләнгән иде. Пляжларда исә 3 кеше үлгән, дип хәбәр ителде бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы урынбасары Эмиль Фазлеев әйтеп үткәнчә, бу җәй республикага бик күп сюрпризлар бүләк итәчәк. “Татарстан халкының күбесендә йөзү культурасы һәм үз-үзен саклау хисе - юк дәрәҗәсендә. Кешеләр суга сикереп чума, исерек хәлдә суга керә. Бу исә фаҗигаләргә китерә дә”, - диде ул.
Брифингта әйтелгәнчә, бүгенге көндә республикада 34 пляжда су коенырга була. Быел 21 пляж файдалануга тапшырылмаган. Эмиль Фазлеев фикеренчә, су коенырга рөхсәт ителгән урыннар саны 200дән дә ким булырга тиеш түгел. Быел Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан су коену рөхсәт ителмәгән 193 урын булуы ачыкланган.
Ведомство суда бәхетсез очракларны кисәтү буенча зур эш башкара. Су объектларында тәүлек буе коткаручылар отрядлары эшли. Халык белән профилактика юнәлешендә эш алып барыла. Көн саен ял итү урыннары тикшерелә. Җитешсезлекләрне табып, ведомство вәкилләре аларны бетерү юнәлешендә эшли, муниципаль берәмлекләргә хатлар юллый. Быел шундый 204 хат җибәрелгән инде. Аларда муниципаль берәмлекләр башлыкларына җиһазланмаган ял итү урыннарында коткару постларын куярга, коткаручылар отрядларын булдырырга, хәмер эчемлекләрне сатуны тыярга, җиһазланмаган урыннарда су коенуны тыя торган белдерүләр урнаштырырга тәкъдим ителә. Бүгенге көндә республикада шундый 215 белдерү урнаштырылган.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз