Рөстәм Миңнеханов «Федерал-Могул Холдингс» Америка компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2016 елның 25 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Федерал-Могул Холдингс» корпорациясе Директорлар советы рәистәше, «Федерал-Могул Пауэртрейн» генераль директоры Райнер Юкшток белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «КАМАЗ»  ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Президенты ярдәмчесе  Альберт Нәфыйгин һәм башкалар катнашты. 

Очрашу барышында яклар Татарстан белән «Федерал-Могул» компаниясе арасында машина төзелеше, аерым алганда, зур йөк автомобильләре һәм бу тармак өчен комплектлаучы җайланмалар җитештерү буенча хезмәттәшлек  перспективалары турында фикер алыштылар. 

Белешмә өчен:

 «Федерал-Могул Холдингс» корпорациясенә 1899 елда Детройтта нигез салынган, халыкара штаб-квартирасы АКШның Мичиган штаты Саутфилд шәһәрендә урнашкан. Компаниядә 34 илдән 50 меңнән артык хезмәткәр эшли

Төгәлрәк http://www.federalmogul.com сайтында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International