Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Саранскига (Мордовия Республикасы) килде.
Саранскида "ИФОнан читтә булган РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары тарафыннан төбәк, муниципальара һәм җирле автомобиль юллары челтәрен үстерү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча вәкаләтләрен гамәлгә кертү" мәсьәләсе буенча РФ Президентының Идел буе федераль округындагы (ИФО) Тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагы Совет утырышы уза.
Утырышны РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Россия транспорт министры Максим Соколов белән бергә уздыра.
Бу чарада ИФО составына кергән федерация субъектлары вәкилләре катнаша.
Утырышта яңа юллар проектлары, автомобиль юлларын үстерүгә караган федераль законнарны камилләштерү мәсьәләләренә багышланган докладлар тыңланылачак, дип көтелә.