2016 елның февралендә торак-коммуналь хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә анализны Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин тәкъдим итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, барлыгы февраль аенда 3 мең 827 мөрәҗәгать кергән, үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 585 мөрәҗәгатькә артыграк. Бу мөрәҗәгатьләрдә 5 мең 302 мәсьәлә күтәрелгән.
Мөрәҗәгатьләрнең яртысы диярлек (2 мең 590, ягъни 48%ы) – күп фатирлы йортлардагы уртак мөлкәтне тотуга кагыла, 25%ы (1 мең 328 мөрәҗәгать) ТКХ өчен түләү мәсьәләсе буенча кергән, 625 мөрәҗәгать итүче (12%ы) коммуналь хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатыннан канәгать түгел.
Коммуналь хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатсызлыгы, капиталь ремонт һәм идарәче компанияләр эшчәнлеге турында – 4% мөрәҗәгать.
2015 елның феврале белән чагыштырганда мөрәҗәгатьләрдә куела торган сораулар саны арткан. Җылылык чорына күчү сәбәпле, ТКХ өчен түләү буенча – 30%ка, идарәче компанияләр эшчәнлеге буенча – 2,5 мәртәбәгә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, районнар башлыклары гражданнар мөрәҗәгатьләренә мониторинг уздырырга тиеш. Халык белән гел элемтәдә торырга һәм төп сораулар буенча аңлатулар уздырырга кирәк, диде Татарстан Республикасы Президенты.
«Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр буенча мөрәҗәгатьләрнең иң күп өлеше хакимият адресына килгән. Торак фонды дәгъвалар буенча алда тора, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Җәмгытьтә күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләр сыйфатына карата киеренкелек арта. Кешеләр таләпчәнрәк була башладылар. Шуңа күрә мөрәҗәгатьләргә җитди игътибар бирергә кирәк».
Шулай ук министр торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләрне җыю динамикасы турында да сөйләде.
ТКХ өчен халыкның түләү дисциплинасын мониторинглау нәтиҗәләре буенча тулаем республикада 2016 елның февралендә җыю дәрәҗәсе – 94,4%, үткән елның шул чорыннан 0,6%ка ким.
Районнар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов кисәткәнчә, әлеге ситуация гади генә булмаячак. «Бу эшегез оешмаган булуны күрсәтә. Түләүләрне җыюның төгәл системасын эшләргә кирәк. Бу мәсьәләләр белән көн саен шөгыльләнергә кирәк», – диде ул.