ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов язгы чәчү эшләренә техника әзерлеге турында хәбәр итте

2016 елның 26 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкхмәте Йортындагы киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы чәчү эшләренә техника әзерлеге турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Марат Әхмәтов сүзләренчә, чәчү эшләрендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч һәм культиватор, 607 энергия тулы тракторлы чәчү комплекслары эштә була. 

Районнар хәбәренчә, бүген тракторлар әзерлеге - 92 %, чәчкеч һәм культиваторлар - 98 %, чәчү комплекслары - 88 %. 

Ләкин, министр сүзләренчә, эш темплары җитәрлек булмаганга һәм җиһазлар өлешләре җитәрлек булмаганга, Арча (122 берәмлек), Буа (80), Кукмара (58), Теләче (49), Апас һәм Югары Ослан (һәрберендә 46 берәмлек) районнарында һәм тагын берничә районда тракторларны ремонтлау эше тәмамланмаган. 

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, киң каплаулы чәчү комплексларының әзерлеге буенча шөбһә бар, алар чәчү эшләренең 70 % башкара. Кукмара (7 берәмлек), Арча һәм Буа (5 әр), Яңа Чишмә һәм Әлки (4 әр), Муслим, Спас, Зеленодольск һәм Питрәч (3 әр) районнарында комплекслар әзер түгел. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, ел саен язгы чәчү эшләренә техниканы ремонтлау өчен җиһазлар өлешләрен сатып алуга 1,5 млрд. сум сарыф итәбез. Бүгенгә 1,2 млрд. сумга җиһазлар сатып алынган, бу 80 % тәшкил итә. 

Агымдагы елда югары табышлы культуралар мәйданнарын арттыру планлаштырыла - кукуруза, көнбагыш һәм рапс. Министр искәрткәнчә, аларны алдан чәчүне тәэмин итәргә кирәк, иң артыгы 10 көнгә. Бу тишле техника булуын таләп итә, бигрәк тә чәчкечләр кирәк. Булган 635 чәчкечтән ары тагын 174 алына, алардан 100 берәмлеген Казан май экстракциясе заводыннан. 

Министр өстәп әйткәнчә, районнарда ел саен үткәрелә торган техниканы тикшерү эше башланды, бу эшне 15 апрельгә тәмамлау планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International