Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялга китте.
Отпускта ул 2016 елның 28 мартыннан 2 апреленә кадәр булачак.
Татарстан Республикасы Конституциясенең 98 статьясы нигезендә отпуск чорына Татарстан Республикасы Президенты вазыйфалары Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковка йөкләнә.