Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Зенит-Казан" волейбол клубын вакытыннан алда Россия чемпионнары титулын яулавы белән котлады.
Котлау телеграммасын ул ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, "Зенит-Казан" волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков, команданың баш тренеры Владимир Алекно һәм клуб коллективына юллады.
"Сезне чын күңелдән чираттагы казанышыгыз - вакытыннан алда Россия чемпионнары титулын яулавыгыз белән котлыйм, - диелгән телеграммада. - Ышанам, зенитлыларның җайга салынган уены көндәшләргә берникадәр мөмкинлек тә калдырмаган, һәм бу "Зенит-Казан" ның чын тарафдарлар командасы булуын, республикада волейболга ярдәм итүгә куелган көчләрнең максатына ирешүен раслый. Сезгә югары дәрәҗәдәге осталык һәм җиңүгә максатчанлыгыгыз, нәтиҗәле эшегез һәм спортка тугрылыклылыгыз өчен рәхмәт.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов".