Илдар Халиков HEFI Development компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков HEFI Development компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдинов катнашты.

Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков, бу очрашуның республика өчен мөһим булуын ассызыклады. Бүген Татарстанда Европадан һәм дөньяның башка илләреннән күп компанияләр, чит ил капиталы катнашы белән компанияләр эшли, дип билгеләде ул.

Республикада күп төрле халыкара форумнар һәм халыкара дәрәҗәдәге спорт чаралары уза, дип ассызыклады ТР Премьер-министры, мәсәлән, 2013 елда Бөтендөнья җәйге универсиадасы, 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узды, бүген 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек актив бара.

Без инглиз партнерларыбыз белән бергә яңа заманча футбол стадионы төзелешен төгәлләдек, - дип искә төшерде Илдар Халиков, инде бүген  FIFAның объектка җитди кисәтүләре юк.

"Тагын да әһәмиятлесе, Татарстан соңгы елларда Россия төбәкләре һәм чит илләрдән туристларны җәлеп итү үзәгенә әйләнде. Икътисадның нефть чыгару һәм нефть химиясе кебек тармаклары белән бергә, без яңа юнәлешләрне дә үстерәбез, шул исәптән мәгълүмати технологияләр һәм туристлык тармагы”, - диде алга таба ТР Премьер-министры.

Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, 2015 елда Татарстанда 2,7 млн турист булып киткән.

Туристлар тарихи объектлар һәм архитектура һәйкәлләрен генә карап калмыйча, күңел ачу үзәкләрендә дә булалар, аерым алганда, бу "Ривьера" аквапаркы һәм "Казан" тау чаңгы комплекслары.

Моннан тыш, ике объект - Казан Кремле һәм борынгы Болгар шәһәре - ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән, бу шулай ук Татарстанга күп туристларны  җәлеп итүгә булыша, дип саный Илдар Халиков.

Үз чиратында HEFI Development компаниясе вәкилләре туристлык хезмәтләрен, шулай ук тарихи мирасны саклау буенча тырышлыкларын күрә һәм сыйфат ягыннан бәяли алуларын белдерделәр.

Алга таба очрашуда катнашучылар Югары Ослан районы территориясендәге уртак проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International