ТР Президенты район башлыкларына янгынга бәйле вәзгыятьне тәүлек әйләнәсе контрольдә тотарга күрсәтмә бирде

2010 елның 31 июле, шимбә
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына Татарстанда янгынга бәйле вәзгыятьне тәүлек әйләнәсе контрольдә тотарга күрсәтмә бирде.

“Урманнарны тәүлек әйләнәсе сакларга, анда керүне чикләргә кирәк. Илдә тулы бер авыллар яна. Мин үз коллегаларымның әлеге мәсьәләгә игътибар итүен һәм тиешле хезмәтләргә күрсәтмәләр бирүен үтенеп сорыйм”, - диде ТР Президенты бүген Татарстанда “Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды турында”гы РФ законын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган Республика киңәшмәсендә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International