Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнда рәсми сәфәрдә

2016 елның 3 апреле, якшәмбе

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында ил җитәкчелеге белән берничә очрашу уздырачак. Аерым алганда, бүген ул Бәһрәйн короле гаиләсе вәкиле шәех Хамад бән Ибраһим Әль Халифә белән очрашырга ниятли. Яклар Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Бәһрәйн арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Аннары Татарстан Президенты Шаһзадә, Бәһрәйн Корольлеге Премьер-министрының беренче урынбасары Галиҗәнәп Сәлман бән Хамад бән Гайсә Әль Хәлифә белән очрашырга планлаштыра. 

Татарстан Республикасы Президенты сәфәре программасында шулай ук Бәһрәйнның «Коръән йорты» музеенда һәм Манама шәһәренең җәмыгъ мәчетендә булу бар. Көн азагында Рөстәм Миңнеханов Бәһәрәйнның «Формула-1» гран-при ярышларын караячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International