Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Корольлеге Шаһзадәсе Галиҗәнәп Сәлман бән Хамад бән Гайсә Әль Хәлифә белән очрашты

2016 елның 3 апреле, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн  Корольлегенә эш сәфәре кысаларында Шаһзадә, Бәһрәйн Корольлеге Премьер-министрының беренче урынбасары Галиҗәнәп Сәлман бән Хамад бән Гайсә Әль Хәлифә белән очрашты.  

Очрашу «Сахир» халыкара автодромында узды, анда бүген Бәһәрәйнның «Формула-1» гран-при ярышлары башланып китте.

Бәһрәйн Корольлеге Якын Көнчыгышта Россия Федерациясенең перспектив сәүдә-икътисадый партнеры булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм  Татарстан бу баглынышларны ныгытуга үз өлешен кертергә җыена. Татарстан Президенты республика икътисадының төп тармаклары турында сөйләде. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, фән һәм мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәсендәге хезмәттәшлекне ныгыту зур әһәмияткә ия. Туризм һәм бизнес-контактларны киңәйтүгә Татарстан башкаласы аша Бәһрәйн һава юлларын ачу зур этәргеч булыр иде, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Яклар күп кенә юнәлешләр буенча Татарстан белән Бәһрәйн арасындагы  хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International