Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Третьяков галереясы директоры Зөлфирә Трегулова белән очрашты

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дәүләт Третьяков галереясы директоры Зөлфирә Трегулова белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һәм башкалар катнашты.

Очрашуда яклар мәдәният өлкәсендә, аерым алганда, музей эшендә багланышлар турында сөйләштеләр.Әңгәмәнең бер темасы "Казан Кремле" музей-тыюлыгында Дәүләт Третьяков галереясы фондларыннан күргәзмә проектын оештыру булды. Үз чиратында, Зөлфирә Трегулова белдергәнчә, Третьяков галереясы аерым экспозиция мәйданчыгын Татарстан рәссамы Булат Галиев эшләре күргәзмәсен үткәрү өчен бүлеп бирергә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International