Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия «АйТи» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия «АйТи» компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Тәкъдир итү барышында компания эшчәнлеге һәм аның үсеш планнары турында «АйТи» компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Таһир Яппаров, «АйТи» идарәче компаниясе генераль директоры Игорь Касыймов сөйләде.

«АйТи» компанияләр төркеме – күп профильле ИТ-холдинг, корпоратив мәгълүмат системаларын булдыру өчен күп төрле хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итә. Компания 1990 елда төзелгән һәм Россиянең иң эре ИТ-компанияләреннән санала. Компанияләр төркемендә консалтинг һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә 2 меңнән артык белгеч эшли, шуларның 650се 15 региональ филиалда хезмәт итә (Волгоград, Екатеринбург, Иркутск, Краснодар, Красноярск, Түбән Новгород, Уфа һәм башкалар).

Компания вәкилләре Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерделәр.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан ИТ-компанияләр белән стратегик партнерлыкны үстерергә тели, шул исәптән – «Иннополис» махсус икътисадый зонасын һәм Иннополис шәһәрен үстерү өчен дә. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Иннополиста эшләү һәм киләчәктә мәгълүмат технологияләрен Россиядә һәм чит илләрдә тәкъдим итү мөмкинлеге бар.

Рөстәм Миңнеханов кыскача гына ИТ-тармакны үстерү максатларында  республика җитәкчелеге башкарган адымнар турында сөйләде. Яклар «Танефтехиминвест-холдинг» ААҖнең якындагы утырышында «АйТи» компаниясе вәкилләренең үз программа продукциясен тәкъдир итүләре  турында килештеләр.

Бүгенге очрашуда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International